“Юбилеең белән, газиз туган җирем!”

           1920 елның 27 мае көнне Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы төзелә. ТАС СР төзү турындагы карар РКП(б) ҮК Политбюросының 1920 елның 20 гыйнварындагы утырышында кабул ителә. Оештыру мәсьәләләре һәм республиканың чикләрен билгеләү буенча эшче комиссияне милләтләр эшләре буенча халык комиссары Иосиф Сталин җитәкли. Ләкин әзерлек эшләренең барышына тулысынча  Владимир Ленин контрольлек итә. Максатка ирешер өчен, ул татар коммунистик хәрәкәте вәкилләре белән дә очрашулар үткәрә.

         Берничә айга сузылган киеренке эштән, кайнар бәхәсләрдән һәм фикер алышулардан соң, 1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турындагы Декрет басыла, аңа Халык комиссарлары Советы рәисе В.И.Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рәисе М.И.Калинин кул куя.

         27 май көнне уздырылган “Юбилеең белән, газиз туган җирем!” дип исемләнгән онлайн концерт  ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланды.