“Туган җирем минем - Татарстан”

           Быел безнең республика - ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтә. 1920 елның 27 маенда Халык Комиссарлары Советы Рәисе В.и. Ленин тарафыннан ТАССР төзелү турындагы Декрет имзалана. Һәм бүген, узган еллар биеклегеннән без бу факт безнең республика халыклары өчен бик уңай булуын раслый алабыз. Ул Урта гасырларда  тел, рухи, тарихи гореф-гадәтләргә ия булган дәүләтчелекне торгызуга ярдәм итте. ТАССР төзелү турындагы Декрет сәнәгать, авыл хуҗалыгы, энергетика, нефть химиясе, мәдәният, халык хуҗалыгының башка тармаклары үсешенә дә зур этәргеч бирде.

             Татарстан-табигый ресурсларга бай республика, әмма аның иң мөһим байлыгы - ул, әлбәттә, талантлы, хезмәт сөючән, күп милләтле халык, ул гасырлар буе бу территориядә тыныч һәм тату яшәгән һәм иҗат иткән.

            Юбилей уңаеннан китапханә  "Татарстан - минем туган ягым" онлайн-викторинасы үткәрде. Викторина “в контакте” челтәрендә узды. Ссылка буенча кереп теләгән кешеләр викторина сорауларына җавап бирделәр. Онлайн – викторина да 105 кеше катнашты.