“Бөек Җиңү даны сүрелмәс”

         Илебез өчен иң зур, иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе булган Җиңү бәйрәме быел илебездә барган вәзгыять  пандемия аркасында  үз изоляция чорына туры килде. Шуңа да карамастан без бәйрәмне мөмкин булганча матур, күтәренке рухта уздырырга тырыштык. Һәр җирлек үзләрендә яшәгән сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләп, аларга бәйрәм күтәренкелеге бүләк итәргә тырышты. Юбилей медальләре тапшырылу һәр ветеранның өйләрендә уздырылды. Ә без китапханәчеләр үз чиратыбызда авылда яшәгән сугыш ветераннары турында буктрейлер ясап, халыкка тәкъдим иттек.

         Авыл җирлекләрендә сугыш кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлләрне төзекләндерү эшләре алып барылды. Безнең авыл һәйкәлен дә бик матурлап төзекләндерделәр. 8 май көнне һәйкәлгә чәчәкләр куеп, яу кырыннан кайтмый калган авылдашларыбызны искә алдык. Чәчәкләр һәм веноклар салуда Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе, авылдашыбыз Галимуллин Илшат Әхәт улы һәм авылыбызда эшләп килгән оешмалар катнашты.

         9 май көнне авылдашларыбыз игътибарына үзешчәннәр тарафыннан онлайн бәйрәм концерты куелды. Бәйрәм чараларында 250 ләп кеше катнашты.