Туган ил өчен утка керделәр.

             Икенче Бөтендөнья сугышы барышында илебезнең батыр уллары һәрбер шәһәр, авыл, һәр карыш җир өчен утка – суга кергәннәр. Һәм бу сугышларның иң әһәмиятлесе Мәскәү өчен барган сугышлары булгандыр. Чөнки Гитлер тиз арада Мәскәүне басып алып анда тантана итәсе булган. Әмма аның бу хыяллары чынга ашмаган, Мәскәү шәһәрен безнекеләр дошманга бирмәс өчен бар көчләрен куйганнар.

              “Туган ил өчен утка керделәр” дип исемләнгән батырлык дәресендә без укучылар белән Мәскәү шәһәре янындагы сугышлар турында сөйләштек. Совет солдатының батырлыгы турында бик күп әсәрләр иҗат ителгән. Батырлык дәресендә без К.Воробьев, С.Алексеев иҗат иткән әсәрләр белән таныштык. Һәм аларны анализладык.