“Бу җырлар Җиңү алып килде”

            Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан күп төрле чаралар уздырыла. Бөек Ватан сугышы чорында  халыкны Җиңүгә рухландырган бик күп җырлар иҗат ителгән. Дошманга каршы күтәрелгәндә безнең солдатлар җыр белән күтәрелгәннәр. 

            Шул уңайдан, китапханәдә 27 февраль көнне  “Бу  җырлар Җиңү алып килде” дип исемләнгән әдәби – музыкаль салон уздырды. Кичә барышында әле дә булса халык теленнән төшмәгән җырларның язылу тарихы белән таныштык. Җырлар буенча ясалган видеоларны карадык. Аларны анализладык.