“Чишмәләрдә кояш чагылышы, Яңалыкларда дөнья агышы”

            Быел барыбыз да яратып укый торган “Татарстан яшьләре” газетасына йөз яшь тула. 1920 елның 22 нче гыйнвары көнне “Кызыл Татарстан” исеме белән чыга башлаган газет әле дә булса кыйбласына туры калып яраткан укучыларына тугъры хезмәт итә. Бу газетны безнең китап укучыларыбыз да бик яратып укыйлар. Китапханәдә “Чишмәләрдә кояш чагылышы, яңалыкларда дөнья агышы” дип исемләнгән кичә булды. Кичә барышында без китап укучыларыбыз белән газета битләренә сәяхәт кылдык. Аның рубрикаларын анализладык. Кызыклы мәкаләләрне бергәләшеп укыдык.