“Шигъри тәлгәшләр”

          Без, “Мәрхәмәтлелек үзәгендә” ял итүчеләр белән һәрдаим очрашып төрле чаралар уздырабыз. Чираттагы очрашуда без алар белән “Шигъри тәлгәшләр” дип исемләнгән шигърият кичәсе уздырдык. Шагыйрә Гөлүсә Шахбан, Гөлара Шәрәпова, Ләйлә Дәүләтова һәм үзебезнең районда яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрьләрнең шигырьләрен укып, ул шигырьләргә анализ ясадык. Шигырь укыган арада яшь артистларыбызның җырларын тыңладык. Бу очрашу бик матур, җылы мөхиттә узды. Ял итүчеләребез бик канәгать калдылар.