"Китапханәдә яңа күргәзмәләр"

          2020 нче ел бик матур юбилейлары белән килеп керде. Быел без кешелек тарихында булган иң коточкыч фаҗига фашизмны җиңүнең 75 еллыгын билгеләп узабыз. Җиңү безнең илгә бик зур корбаннар аша килде. Илебез өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе Җиңү бәйрәмен без ел саен зурлап уздырабыз. Китапханәдә “Җиңү җыры яңгырый илемдә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.

           Икенче зур юбилей безнең Татарстаныбызга кагыла. Быел ТАССР төзелүгә 100 ел була. Туган илебезнең бүгенге көндә дә матур булып үсүе безнең өчен зур горурлык. “Мин яратам сине, Татарстан!” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә укучыларыбыз республикабызның тарихы, аның бөек шәхесләре турында тулы, файдалы мәгълуматлар ала алалар.

           Быел безнең туган җиребез Арча районы да үзенең зур юбилеен каршылый. Район булып оешуга 90 ел була. “Бөек Тукай Ватаны си, Арча!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе районыбызның юбилеена багышлана.