“Китапны укы, фильмны кара... Аермасын тап.”

           Кинофильмнар, сериаллар кешелек тарафыннан иң яратып кабул ителгән ял итү чараларының берседер мөгаен. Бу төрдәге сәнгать кече яшьтәге сабыйдан алып олы кешеләргә кадәр бик яхшы таныш. Өйдә телевизор артында карыйсыңмы әллә кино – театрларга барып карыйсыңмы без бер генә мизгел гә дә кинодан аерылып тормыйбыз. Һәм безнең яшәешебезне аннан башка күз алдына китерүе дә кыен.

         Хәзер инде кино сәнгате дә бик күп алга китте. Фильмнарны без төрле форматларда карый алабыз. Әмма дә ләкин һәрнәрсәнең башлангычы булган кебек кино сәнгатенең дә тарихы бар.

         6 гыйнвар көнне без “Китапны укы, фильмны кара... Аермасын тап.” дигән исемдә әдәби калейдоскоп уздырдык. Бу кичә балалар киносы көне уңаеннан оештырылды. Без кино сәнгате һәм фильм итеп төшерелгән китаплар турында сөйләштек. Очрашуда катнашучыларны бу сәнгатьнең тарихы белән таныштырдык. “Кино китаптан башлана” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. “Книги ставшие фильмами” дип аталган презентация тәкъдим итеп, андагы викторина сорауларына җаваплар эзләдек.