“Кем булырга табиб, яки пешекче, сора китапханәчедән”

           Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.

            3 гыйнвар көнне без “Кем булырга: табиб яки пешекче, сора китапханәчедән” дип аталган слайд – презентациягә күзәтү ясадык. Бу очрашуда без һөнәрләр һәм һөнәр сайлау турында сөйләштек. Викторина сорауларына җаваплар эзләдек.