“Яңа ел могҗизасы”

               Без урта мәктәп коллективы белән тыгыз элемтәдә эшләп, ел буена бик күп төрле чараларны бергәләп уздырабыз. Ә быел алар безне югары сыйныф укучылары өчен уздырылган яңа ел кичәсенә жюри итеп чакырдылар. Һәр сыйныф нинди дә булса темага номерлар әзерли. Һәм яңа ел кичәсендә шул номерлар белән чыгыш ясыйлар. Без, жюри составында утыручыларның максаты классларның чыгышларына бәя биреп, аларга урыннар билгеләү иде. Яңа ел кичәсендә югарый сыйныф укучылары барысы да бик ныклап хәзерләнгәннәр: алар алда торган ЕГЭ ны да, кыш бабай белән кар кызларының маҗараларында бик матур итеп күрсәттеләр. Хәтта аларның кайсына беренче урын, кайсына икенче урын бирергә дигәндә без аптырап калдык. Барлык укучыларның да чыгышлары беренче урынлык булып, бәйрәм кичендә барлык класслар да беренче булдылар. Чөнки бу бәйрәм могҗизаларга бай бәйрәм бит. Укучыларның чыгышлары бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды.