"Бәхет биргән туган җирем"

               20 нче декабрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә бик матур чара уздырылды. Бу көнне мәктәпкә Пермь өлкәсеннән һәм Мари – Эль республикасыннан бик күп кунаклар килде. Кунаклар данлыклы Кенәр мәктәбе белән һәм аның тарихы белән таныштылар. Ә чараның иң кызыклысы, РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, авылдашыбыз Халитов Рәгыйб Усман улы исемендәге укучыларның төбәкара фәнни – гамәли конференциясе булды. Конференция ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Арча районының 90 еллыгына багышланды. Монда республикабызның бик күп районнарыннан һәм үзебезнең район мәктәпләреннән укучылар катнашты. Быелгы конференция дүрт төркемдә эшне алып барды. 200 ләп фәнни эш арасыннан 49 ы финалга чыкты, конференциядә бу укучылар үзләренең фәнни эшләрен якладылар. Укучылар һәр елдагыча ныклап хәзерләнгәннәр иде. Алар үзләренең авылларында, районнарында булган күренекле кешеләре турында сөйләделәр. Сугыш чорындагы аерым авылларның тарихына да тукталганнары булды. Без, жюри членнарына кемне дә булса аерып алып беренче икенче урыннарга чыгару бик авыр булды. Чөнки катнашкан һәр укучының эше хөрмәткә лаек булды.