“Дәүләт законнарын үтәү безнең бурыч”

         12 нче декабрь Россия күләмендә илебезнең иң төп бәйрәме  Россия Федерациясе  Конституциясе көне билгеләп үтелә.

         12  декабрь көнне, без, “Дәүләт законнарын үтәү безнең бурыч” дигән темага ачык диалог уздырдык. Очрашуда  урта мәктәпнең югары сыйныф укучылар  катнашты. Укучылар белән илебезнең төп законы, кеше хокуклары, бурычлары турында әңгәмә алып бардык. Әңгәмә барышында төрле сорауларга җавапларны бергәләп эзләдек. Төрле ситуацияләргә ачыклык керттек. Китапханәдә эшләп килүче “Моя Россия, моя страна” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.