“Кулларны – кулга тотыныйк, Алга бары бергә барыйк”

        1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде.

         Безнең Яңа Кенәр авылында сәламәтлекләре чикле балалар өчен интернат мәктәп эшли. Бу мәктәптә авыр хәлле гаилә балалары һәм авыру балалар белем һәм тәрбия ала. Аларга кунаклар гел килеп тора. Ә без аларның көндәлек тормышларына бераз үзгәреш кертеп,  декабрь башында үзебезгә кунакка чакырдык. Балаларны китапханә белән, аның эшчәнлеге белән таныштырдык.

         Армиядә казарма җимерелеп, аяксыз калган, әмма үзен югалтмаган, тормышта һәм спортта зур уңышларга ирешкән Рөстәм Нәбиев тә күпләр өчен үрнәк булып тора. Очрашу барышында без кунакларыбызга шушы батыр егет турында сөйләдек. Аның турында чыккан Дания Нәгыймнең “Бөртекләп җыелган гомер” дигән китабын тәкъдир иттек.

         Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп.