“Күңел җылысын биреп”

          1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.

         3 декабрь көнне без, “Мәрхәмәтлелек үзәгендә” ял итүчеләр өчен “Күңел җылысын биреп” дип исемләнгән ял кичәсе оештырдык. Кичә барышында ял итүчеләргә үзебезнең матур җырларны, дәртле биюләрне бүләк итте. Безнең китапханә бу үзәк белән бик озак еллар тыгыз элемтәдә эшли. Шуңа күрә дә монда ял итүчеләр безне һәрвакыт көтеп алалар. Үзләренең ихлас рәхмәтләре белән безне куандырып торалар алар.