Әниләрнең һәрбер көне, Бәхет, шатлык белән узсын.

          Әниләр көнен без быел мәдәният йортында зурлап уздырдык. “Әниләрнең һәрбер көне,

Бәхет, шатлык белән узсын” дигән исем астында бәйрәм бәйгесе уздырдык.       Бу бәйгедә авылыбзның хөрмәткә лаек, бүгенге көндә күп балалы әниләр исемлегендә йөргән өч әниебез көч сынашты. Аларга бәйге барышында төрле темаларга кагылган биремнәр бирелде. Бу биремнәрне әниләребез төгәл итеп үтәделәр. Бәйгедә катнашкан әниләребез “Ана” дигән сүзнең бөеклеген тагын бер кабат расладылар. Ә бәйгеләр арасында үзешчәннәребез тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары бәйрәмебезгә өстәмә ямь өстәделәр.

         Бу көнне залда 200 гә якын тамашачы булды. Аларның җылы, көчле алкышлары бәйгедә катнашкан әниләребезгә, артистларыбызга бик зур көч бирделәр.