Тиң булып безнең елларга, Балкый бит гомер юлың.

          2007 елның 9 нчы декабрендә без тагын бер яңа бәйрәмне билгеләп үтә башладык. Ул Ватаныбыз геройларын барлау, искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Безнең Яңа Кенәр авыл бу яктан да бик бәхетле. Чөнки безнең үз героебыз бар. Авылдашыбыз Стелла Зәкиевнаның безнең авылда яшәве безнең өчен зур бәхет һәм горурлык.

          Стелла Закиевна бертөркем укучылары һәм бергә эшләгән хезмәттәшләре белән безнең китапханәдә кунак булдылар. Бу очрашуда алар укыткан, бергә эшләгән чакларын искә алдылар.