“Кайсы яхшы, кайсы яман ?.. Өйрәтә сине заман”

            Яшүсмерләр арасында хокук бозу, җинаятьчелек бик күпләрне борчыган сорау. Агы да, карасы да булган кебек, яхшылык белән яманлык та гел янәшә атлый. Үсеп килүче яшь буын киптергеч кагәзе кебек бит ул, алар бар нәрсәне дә үзләренә сеңдереп баралар. Без олылар яхшылыкны күберәк сеңдерсеннәр иде дигән теләктә яшибез. Китапханәдә бу турыда сөйләшүләр гел булып тора. Чираттагы очрашуда без китапханәнең яшь китап укучылары белән интернет хәбәрләренең яхшылыгы, яманлыгы турында, интернет кибетләре турында, мошенниклылык турында, кемнәр соң ул “мошенниклар” турында сөйләштек. Яшь булуларына карамастан катнашучылар бик актив булдылар. Алар төрле дәлилләр белән интернетның яхшы якларын исбатлап күрсәттеләр. Һәм ничек итеп алданмаска икәнне дә алар яхшы аңлый булып чыкты. Бу турыда китергән дәлилләре дә аларның бик саллы булды.

         18 ноябрь көнне уздырылган тематик кичәдә безнең 8 сыйныф укучылары катнашты. Алар безнең зурлар китапханәсенә беренче тапкыр килүләре иде. Шул уңайдан, иң элек без аларны китапханә белән һәм аның эшчәнлеге белән таныштырдык.