“Ут – ул дус та, дошман да”

        Кем ул янгын сүндерүче, ул һөнәрнең тарихы нидән гыйбәрәт. Бу турыда без 12 ноябрь көнне югары сыйныф укучылары белән “Ут – ул дус та, дошман да”дип исемләнгән очрашуда сөйләштек. Очрашуның кунагы Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Әхмәтов Хәниф Хәлил улы булды.

         2008 елда безнең Яңа Кенәр авылында 40 еллык өзеклектән соң яңадан янгын сүндерү бүлеге сафка бастырылды. Шул көннән бу бүлекне авылдашыбыз Әхмәтов Хәниф Хәлил улы җитәкли. Хәниф Хәлилович укучыларны янгын сүндерү бүлегенең эшчәнлеге һәм составы белән якыннан таныштырды. Янгын белән көрәшкәнче аны булдырмый калдыру юлларын өйрәтте.

         Кичәдә Хәниф Хәлилович укучыларга янгын куркынычсызлыгы буенча искәрмәләр дә таратып чыкты. Очрашу укучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы үтте.