Законнар кайда туа.

               Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдырып, кеше һәм  граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра, халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә, тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә, федерализм принципларында демократиянең ныгуы, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, Россия Федерациясе халыкларының тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудыра. 

         Республикабызның Конституциясе көне уңаеннан китапханәдә “Законнар кайда туа” дигән темага хокукый тренинг уздырылды. Монда безнең авыл яшьләре катнашып, үзләренең хокукый белемнәрен ныгыттылар. Уен формасында барган тренингта без законнар, кешеләрнең хокуклары турында сөйләштек. Нәрсә ул хокук бозу, җинаять җаваплылыгы бу сорауга җавапларны без катнашучылар белән ситуацияләр ачыклап таптык.