Шушы яктан – шушы туфрактан без
Яңа Кенәр урта мәктәбендә якташ шагыйрьләр Рифат Җамал, Зиннур Тимергалиев, Фирүзә Мөслимова, журналист Илфат Файзрахманов белән очрашу булды. Укучылар кунакларыбызга аларның иҗатлары белән бик матур кичә хәзерләделәр. Ә кунакларыбыз үз чиратында укучыларның сорауларына җавапларын бирделәр.
Очрашу җылы рухта, бик күңелле мөхиттә барды. Укучыларга язучы белән күзгә – күз очрашу бик ошады.
Барыбызга да мәгълүм: матур әдәбият – сәнгатьнең бер төре ул. Әдәбият тормыш-чынбарлыкка өйрәтеп тора, ләкин аны кабатламый, ул чынбарлыкка охшаган да, охшамаган да; үзе бер хыял, теләк-омтылышлар дөньясы булып иҗат ителә. Язучы хыялы-акылы, белеме, тормыш тәҗрибәсе, бәясе, идеаллары, хис-кичерешләре тудырган һәм кабул итә алган дәрәҗәдә укучы үзләштергән серле дөнья ул.