“Халык күңеленнән җуелмас хәтер”

        Татарларның, үз дәүләтчелеген югалтып, урыс дәүләте составына кушылып яшәүләренә быел 467 ел булды. Инде менә ничә еллар дәвамында октябрь аенда Казандагы татар җәмәгатьчелеге әлеге караңгы елларда Казан ханлыгы башкаласын яклап шәһит булып киткән әби – бабалары рухын искә алып дога кылалар, хәтер көне үткәрәләр.

         15 октябрь көнне китапханәдә “Халык күңеленнән җуелмас хәтер” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырдык.  Максаты: укучыларның тарихи вакыйгаларга кызыксынуын арттыру, ватанпәрвәрле, халкыбызның гореф – гадәтләренә, туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

         Хәтер сәгатендә без Казан ханнары тарихын чагылдырган төрле риваятьләр, шәһәребезнең тарихи һәйкәлләре, истәлекле урыннары белән таныштырдык. Күп гасырлык тарихы булган Казан шәһәре – татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы күпер булуын укучыларга төшендердек.