«Волшебные превращения»

           10 октябрь көнне Арча Үзәк китапханәсендә экологик бәйрәм узды. Бу бәйрәмдә “Тылсымлы әйләнеш” (“Волшебные превращения”) дип исемләнгән иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Бу бәйгедә безнең китапханә исеменнән интернат мәктәп коллективы үзләренең кул эшләре белән катнашты. Алар “Иң оригиналь костюм” номинациясендә призлы урынга лаек булдылар. Тәрбияче Ибрагимова Гөлнурның кул эше икенче урын алды.