“Якты булсын гомер көзләрегез”

         Безнең Яңа Кенәр авыл китапханәсе “Мәрхәмәтлелек  үзәге”  белән тыгыз элемтәдә эш алып бара.  Без аларга ай саен күчмә китапханә  белән китаплар һәм газет – журналлар алып менеп укытабыз. Төрле темаларга тематик кичәләр, әдәби кичәләр, мәгълумат сәгатьләре үткәрәбез. Бу очрашуларда авылыбыз кунаклары бик теләп катнашалар.

        Өлкәннәр ункөнлегендә без аларга чираттагы бүләгебезне, ял кичәсе бүләк иттек. Үзешчәннәребез аларга җылы теләкләрен, матур җыр һәм биюләрен  бүләк иттеләр. Үзәктә ял итүчеләр безне бик яратып кабул иттеләр, ахырдан рәхмәтләрен җиткереп, уңышлар теләделәр безгә.