“Сабырлык, тыйнаклык, гадилек, олылык, Сездәге иң матур сыйфатлар”

         Авылыбызда өлкәннәр ункөнлеге мәдәният йортында авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән

“Сабырлык, тыйнаклык, гадилек, олылык,

Сездәге иң матур сыйфатлар” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә белән башланды. Бу кичәдә без өлкәннәребезгә йөрәк түрләреннән чыккан җылы, матур теләкләребезне юлладык. Үзешчәннәребез үзләренең иң яратып җырлаган җырларын, бию түгәрәгенә йөргән балалар үзләренең иң дәртле биюләрен бүләк иттеләр.

         Бәйрәмгә килгән өлкән буын авылдашларыбыз мәдәният йорты фойесында әзерләнгән җылы чәй һәм тәмле ризыклардан авыз иттеләр.

         Бу көнне без хөрмәткә лаек өлкән авылдашларыбызга  матур бәйрәм, күңел хөрлеге бүләк итттек.