“Саекмасын чишмәләр”

           Соңгы елларда авылыбызда чишмәләрне яңартучы авылдашларыбыз күбәйде. Узган ел Комсомол урамы астындагы чишмәне шул урам егете Фирдәвес абый чистартып кулланышка кайтарган иде. Быел Татарстан урамы астындагы чишмәне Рашат абый улы Илнур белән төзекләндереп халыкка кайтарды.

            Көзге мәрхәмәтлелек атналыгында без “Рашат” чишмәсенә бардык. Аның кырыенда үскән чүп үләннәреннән арындырдык. Аның тәмле суын эчеп кинәндек.