"Көзге мәрхәмәтле эшләр"

          Безнең авылдан сугышка 300 дән артык кеше сугышка киткән. Аларның яртысыннан артыграгы кире әйләнеп кайта алмаган. Авылның кыл уртасында алар хөрмәтенә һәйкәл куелган. Бу һәйкәлгә без һәр елны Җиңү көнендә чәчәкләр куябыз. Ел дәвамында һәйкәлне җыештырып тору да безнең карамакта. Матур – матур чәчәкләр утыртабыз. Мәрхәмәтлелек атналыгында да без һәйкәлне җыештырдык. Корыган үләннәрне, чәчәкләрне йолкыдык.

 

           8 сентябрь  илебездә зур вакыйгалар көне булып тарихка кереп калыр. Без бу көнне Татарстан дәүләт советына 6 чакырылыш депутатларын сайлауны уздырдык. Бу сайлаулар да авылыбызда яшәгән бер генә кеше дә читтә калмады. Сәламәтлекләре чикле булган сайлаучыларның өйләренә барып сайлаттык. Ә сайлау участокларына үз аяклары белән килгән өлкәннәргә ярдәм итүне дә оештырдык. Чәй һәм тәмле коймак белән сыйладык.