“Без төрле, әмма без бергә”

          Көзге мәрхәмәтле эшләр атналыгы кысаларында 6 сентябрь көнне китапханәдә “Без төрле, әмма без бергә” дигән исемдә дуслык дәресе уздырдык. Бу дәрестә без дуслык төшенчәсе, дуслар турында сөйләштек. Кешенең ничә дусты булырга тиеш, әгәр дә аның бер генә якын дусты була икән бу яхшымы, әллә начармы: без дуслык дәресендә катнашучылар белән шундыйрак сорауларг җаваплар эзләдек.

         Безнең республика күп милләтле республика булып тора. Безнең үзебезнең авылда гына да мариилар, руслар яши. Без бере – беребез белән бик дус һәм тату яшибез, милләт буенча беркайчан да аерылмыйбыз. Дәрес барышында бу турыда да сөйләшү алып бардык.