“Терроризмга каршы бергәләп көрәшик”

          Коточкыч вакыйгалардан соң быел унбишенче сентябрен каршы ала Беслан шәһәре. Бик күп Бесланлылар өчен 2004 елның 1 сентябре бәйрәм көн түгел, ә бәлки кайгы көненә әверелә. Бу көнне бертөркем коралланган боевиклар мәктәп зданиясен һәм андагы кешеләрне заложник итеп алалар. Өч көнгә сузылган бу трагедиядә бер гаепсез 186 баланың гомере өзелә, ә барлыгы 300 дән артык кеше зыян күрә.

         3 сентябрь көнне мәктәптә терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан линейка уздырылды. Монда без Беслан шәһәрен һәм террористлар тарафыннан зыян күргәннәрне искә алдык. Бу коточкыч вакыйганың тарихы белән укучыларны таныштырдык. Линейка барышында Беслан шәһәрендә вафат булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык.