“Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны”

      1944 елның 25 нче августы татар әдәбиятына зур югалту китерә. Бу көнне Җәлилчеләрне фашистлар җәзалап үтерәләр. Кемнәр соң ул “Җәлилчеләр”? Бу турыда безнең китап укучылар

 “Җырым белән дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны” дип исемләнгән тарихи кичәдә катнашканнан соң тулы мәгълүмат алдылар. Кичә барышында “җәлилчеләр” төременә кергән язучыларның иҗаты һәм тормыш юлы белән якыннан таныштык. Аларның әсәрләре һәм шигырьләрен укып, хәтеребездә яңарттык.