"Россия флагы – безнең горурлыгыбыз"

         22 август көнне илебездә Россия флагы көнен бәйрәм итәләр. Ул Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 1994 елның 20 августында кабул ителгән “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” Указы нигезендә билгеләп үтелә. Китапханәдә “Флаг России – честь и знак” дигән исемдә китап күргәзмәсе төзеп куелып халыкка тәкъдим ителде.

         21 нче август көнне китап укучыларыбыз өчен “Россия флагы – безнең горурлыгыбыз” дигән темага тарихи – белешмәлек көне уздырылды. Бу көндә  катнашкан һәр кеше Россия флагы турында тулы мәгълүмат алды. Дәүләт символикаларының тарихын сөйләдек һәм кичә ахырында мини – викторина уздырдык.