Киләчәк бүген туа.

          Республикабыз зур вакыйга алдында тора. Тиздән, 2019 елның 8 сентябре көнне, Республикабызның киләчәге хәл ителә – VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау булачак.

         Республикабызның киләчәге нинди булыр, халыкның тормышы нинди булыр – бу сораулар белән хәзер бик күпләр кызыксына. Чөнки алдагы көнгә ышаныч белән яшәү үзе зур бәхет. Шуңа күрә дә без бу сайлауларда актив катнашып, халык өчен тырышып эшләгән депутатларга үз тавышыбзны биреп, алдагы көнебезгә ышаныч белән карый алабыз. Сайлауларга барып тормасаң да була дип уйлый кайберәүләр. Бу бик зур хата. Бюллетендәге кечкенә генә син салган тамга илебез тормышына, халык тормышына зур үзгәреш кертергә мөмкин. Шуңа күрә дә без, китапханәчеләр, яшь сайлаучылар белән бик зур эшләр алып барабыз. Алар безнең киләчәгебез, алар кулында безнең тормыш икәнне кече яшьтән үк аңнарына сеңдерергә тырышабыз.