Гаилә бәхете тугрылыкта.

           Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет- ышаныч кирәк. 50 ел элек, 29 нчы июль көнне, Яңа Кенәр авылында  Төхфәтуллин Рәис абый  һәм Нүрия апалар үзләренең гаилә корабына утырып олы тормыш диңгезенә юл алалар. Матур юбилей датасын алар үзләре кавышкан Яңа Кенәр авылында билгеләп үтәргә дип Казан шәһәреннән кунакка кайталар. Аларны без, китапханәчеләр һәм авыл җирлеге башлыгы Фәхретдинов Рафаил Әгзам улы каршы алып, матур бәйрәмнәре белән ихлас күңеләдән котладык. Бүгенге көндәге загс бүлмәсе белән таныштырдык. Очрашуның ахырында юбилярлар мәдәният йорты каршындагы парк – бакчада истәлек агачы утырттылар.

         “Тормыш” дигән океан никадәрле генә сикәлтәле булса да аларның гаилә корабы беркайчан да читкә тайпылмыйча, үз юлы белән ага. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.