Кызыл галстукка багышланган гомер.

          Безнең авылда “Пионер эше профессоры” дип аталучы шәхес яши. Ул пионер хәрәкәте ветераны, вожатый-методист, Татарстан варислар берлегенең почетлы әгъзасы Әлфия апа  Бәдретдинова.  Быел Әлфия апа үзенең матур туган көн датасын каршы ала. Аңа – 90 яшь.  Бүген без Әлфия апаның гомер юлы узган, аның яраткан эш урыны Яңа Кенәр урта мәктәбендә юбилярыбызны юбилее белән котладык. Бу кичәдә район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары  Калимуллина  Зөлфия Рифовна, Пионерия өлкәсендә озак еллар эшләгән ветеран укытучы Насибуллина Рузалия Ибрагимовна, Әлфия апаның укучысы, аның эшен дәвам иткән Мостафина Гөлсинә Габдулхаевна, пенсионер укытучы Габдрахманова Гаухар Габдрахмановналар һәм укытучылар, укучылар катнаштылар. Килгән кунаклар юбилярыбызны котлап истәлек бүләкләре тапшырдылар. Котлаулар  авылыбыз үзешчәннәренең матур җырлары  белән үрелеп барылды.