Балачак иң күңелле чак

         Ел саен авылыбызда нәни дусларыбыз көтеп алган бәйрәм – Балалар сабантуе уза. Быел да бу матур традиция дәвам итеп, июнь аеның матур көнендә Ленин бакчасында уздырылды. Бу көнне бөтен мәйдан балалар өчен эшләде. Алар күңелле уеннарда катнаштылар, үзләренең җырга, шигырьгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Әти – әни, әби – бабайлар да балалардан калышмадылар, бу көнне күңелле ял иттеләр.