“Безгә җиңү җиңел бирелмәде”

         1941 нче елның 22 нче июне иң матур, иң гүзәл көннәрнең берсе булып кына түгел, ә бәлки иң куркыныч, иң кайгылы көннәрнең берсе булып кешелек тарихына язылып калгандыр. Бу көнне фашистлар безнең илебезгә басып кереп безнең тынычлыгыбызны тартып алдылар. 4 елга сузылган бу сугыш һәр шәһәргә, һәр авылга, һәр өйгә гомумән һәр кешегә үзенең кара тамгасын сугып калдырды. Безнең авылдан 362 кеше сугышка китә. Шуларның 162 се яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан китапханәдә “Безгә җиңү җиңел бирелмәде” дигән исемдә китап күргәзмәсе эшли башлады.