“Җирнең дә бит бардыр йөрәге”

           Ел саен без 5 июнь – әйләнә – тирә мөхитне саклау көнендә  үсеп килүче яшь буын белән чаралар уздырабыз. Быел без, “Җирнең дә бит бардыр йөрәге” дигән исем белән эко – викторина уздырдык. Викторинада катнашкан яшүсмерләр белән без үзебез яшәгән төбәкнең экологиясе турында сөйләштек. Авылдагы чишмәләрнең, сулыкларның, ял итү урыннарының читсалыгын һәрдаим күз уңында тотарга кирәклеген алар белән кабат искә төшердек. Җәй көне табигатьтә үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен күңелләрендә яңарттык. Викторина сорауларына җаваплар эзләдек. Экология буенча табышмаклар әйтештек.