"Яңа китап ачсаң - яңа дөнья ачарсың"

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

        Кадерле китап сөюче дусларыбыз, китапханәбезгә яңа партия китаплар кайтты. Сезнең игътибарга “Яңа китап ачсаң – яңа дөнья ачарсың” дигән исемдә китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә – чакыруның максты: китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштыру; китапханәгә яңа укучылар тарту.

         Бу күргәзмәдә сез Зиннур Хөсниярның, Гариф Ахуновның, Мансур Шаһимәрдәновның яңа китаплары белән таныша аласыз. Шулай ук, шагыйрә Гөлүсә Шаһбанның “Кабатланмас безнең сөюләр” дигән беренче шигырьләр җыентыгы белән дә якыннан таныша аласыз. “Соңгы һөҗүм” китабын укып сез, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә караган сигез фронтовик язучының иҗаты белән таныша аласыз. Китап сөюче дусларым, сезне китапханәбездә көтеп калабыз.