Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Яхшылыкка кечкенәдән омтыл" Халыкара балалар китабы көненә багышланган шигырь уку кичәсе.

 2 апрель –Халыкара балалар китабы көне. Шушы нисбәттән, 3 апрель көнне, Күпербаш авыл китапханәсендә “Яхшылыкка кечкенәдән омтыл!” исемле шигъри кичә уздырдык. Кичәгә  мәктәп яше балалары чакырылды һәм катнашты. Фондтагы балалар китапларыннан “Яхшылыкка кечкенәдән омтыл!” китап күргәзмәсе төзелде.

Кичәбездә Э.Шәрифуллина, А.Барто, Ф. Тарханова, С. Михалков шигырьләрен , А.С.Пушкин әкиятләреннән өзекләр, “Ай юрганы” җыентыгыннан “Ризык хакы” венгр халык әкиятен укып, фикер алыштык. Г.Х. Андерсен туган көненә багышланган бу бәйрәмдә әкиятченең “Снежная королева”, “Гадкий утенок” әкиятләрендәге мәрхәмәтлек, ярату хисләре турында да әйтеп үттек. Балалар игътибар , зур кызыксыну белән тыңлап утырдылар, фикерләрен дә төпле һәм матур итеп әйтеп бирә белделәр.