Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Җырлы моңлы Тукай" әдәби-музыкаль кичә

     27 март көнне Күпербаш авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты ярдәмендә, бөек якташыбыз, дөньякүләм танылган   бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Җырлы моңлы Тукай"  исемле әдәби-музыкаль кичә уздырды. Кичәбездз авылыбыз балалары, яшүсмерләре, авыл балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре катнашты.  Исеменнән күренгәнчә, кичәбезнең программасына шагыйрьнең шигырьләре генә түгел, аның сүзләренә язылган халык җырлары, композиторларыбыз иҗат иткән җырлары да кертелгән иде. Шул  уңайдан , "Сабыйга", Эшкә өндәү" "Гали белән Кәҗә", "Ак бабай" , "Тугаң җиремә", "Кышкы кичтә" һ.б.ш. шигъри юллар белән бергә "Туган авыл","Бишек җыруы", "Бала белән Күбәләк", "Җир йокысы" җырлары да башкарылды кичәбездә. "Пар ат", Эш беткәч уйнарга ярый" исемле музыкаль композицияләрне сәхнәләштереп тә күрсәттек. Шулай ук "Ике юл бар бу дөньяда: берсе будыр- бәхет эстәү; Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак - мәгърифәт эстәү" исемле Г.Тукай әсәрләре, Тукайның үзе турында язылган әдәби әсәрләрдән тупланган китап күргәзмәсе төзелеп тәкъдим ителде.

       Кичәбез тулысынча татар  рухында оештырылып алып барылды. Татар милли киемнәре, татарча сөйләм, татарның моңлы көйләре яңгырап торганда залда утырган һәрбер кеше үзен җанга шулкадәр якын булган татар мохитендә хис итте. Кичәбезнең максаты булган татарлыгың белән горурлану хисләрен катнашучылар да, тамашачылар да кичерде бу мизгелләрдә. Кичәбез  матур да ,эчтәлекле дә, истәлекле дә булды.