Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Дан җырлыйлар сиңа,тынычлык" әдәби мәйдан

    Әдәби мәйдан сугыш кырларында һәлак булган авылдашларыбыз  истәлегенә багышланды. Алар хөрмәтенә классик шагыйрьләребезнең рус һәм татар телләрендәге шигырьләре укылды. Авыл советының элеккеге хезмәткәре авылыбыздан сугышка киткән, һәлак булган, Җиңү белән кире әйләнеп кайткан авылдашларыбыз турында кызыклы итеп сөйләде. Балалар бакчасы коллективы да үз бәйрәм программалары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәмебез һәйкәлкә веноклар салу һәм авылдашларыбыз хөрмәтенә бер минут тынлык белән тәмамланды.