Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Сүзнең дә бар остасы"-журфикс

      1 апрель көнне китапханәбезгә Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, районыбыздагы барлык әдәби чараларның көтеп алган кешесе, гомерен татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган Фәрхәт  абый Зыятов килде. Очрашу бик эчтәлекле, истәлекле булды. Фәрхәт  Ганиевич Тукайның Өчиледәге тормышын  тирәнтен өйрәнгән кеше. Аның бу турыда сөйләве барыбыз өчен яңалык булды. Очрашуга килгән авылдашларның сорауларына да җавап бирде, матур-матур шигырьләр укып та кинәндерде.  Фәрхәт абый тагын бер тапкыр телебезнең матурлыгын, газизлеген тоярга, сүзнең никадәр зур көчкә ия булуын аңлатуга иреште.