Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Күкнең матурлыгы йолдызларда, Җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда." әдәби-җырлы кичә.

     Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы нигезендә оешкан җирле "ХӘЯТ" хатын-кызлар оешмасының әгъзалары- авылыбызның олы яшьтәге апалары халкыбызның милли матур җырларын яңгыратып шаккаттырдылар. Һәвәскәр баянчыларыбыз триосы татар халык көйләреннән попурри башкардылар. Зал  халкыбызга тансык моң белән тулды. Классик әдипләребез Ф.Яруллин, Ә.Атнабаев, Р.Вәлиева, К.Булатоваларның хатын-кызларга багышланган шигырьләрен хуплап көчле алкышлар яңгырады. Авылыбыз яшьләренең һәм балаларының да сәнгатькә, әдәбиятка тартылуы-бик матур күренеш. Бу бәйрәм кичәсе бик истәлекле булды.