Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Коймак пешә, малайлар ярыша"-кыш озату бәйрәме

       Кыш озату бәйрәме булса да кышның әле бердә бирешәсе килми. Көн кояшлы, суык-чын кышкы көн инде бу. Ә безнең малайларга бу суык сизелмәде дә. Чөнки алар төрле кызыклы уеннарда катнашып, аннары кайнар коймак белән самавырда кайнаган тәмле чәй эчтеләр. Авыл мәдәният йорты территориясе шат авазлардан яңгырап торды. Бу көнне без ике  тарихи бәйрәмне бер-берсенә бәйләп үткәреп җибәрдек.