Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Кыйгак-кыйгак каз кычкыра" авыл халкы белән очрашу.

  Бүген, 18 февраль көнне, без, авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре, "Авылым уңганнары" сериясеннән беренче очрашуга бардык. Авыл хуҗалыгы хезмәте, аның үзенчәлекләре белән танышу, таныштыру белән рәттән ,шушы тармакны яктыртучы әдәбиятны пропагандалау, авылым тарихының яңа сәхифәләрен ачып җибәрү өчен уйланылган эш формасы бу. Сала кешесе гомере буена кала кешесен дә мул ризыклы итеп яшәтү юлын белгән, хезмәтен кызганмаган. Зөлфия апа белән Данил абый да ничә ел рәттән инде каз,үрдәк үчетү белән шөгыльләнәләр. Үз тырышлыклары белән менә дигән мул,матур тормыш алып баралар. Аларны хезмәт кешесенең лаеклы матур үрнәге дип саныйм мин.