Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Сагышларны миңа язмыш бирде, ә моңнарым булган тормыштан" әдәби-музыкаль композиция.

      Ф.Яруллин иҗатын авылыбызның китап укучылары бик ярата. Аның томнарын кабат-кабат алып укыйлар.  11 февраль көнне узган бу кичәдә.Ф.Яруллинның тормыш юлы, әсәрләре,аларның тарихы турында сөйләштек. "Шәһри Казан" газетасының 9 нчы февраль саны тулысы белән әдипнең истәлекләренә багышланган иде. Бу материаллар  кичәбездә урын алды. Яшьләребез белән аның "Җилкәннәр җилдә сынала" повестеннан аерым өзекләрен сәхнәләштердек. Әдипнең  шигырь сүзләренә язылган җырларын барыбз да йотылып тыңладык. Ә шигырләрен һәрбер катнашучы өчәр-дүртәрне укыды. Чынлап та , Ф.Яруллинның иҗаты халыкка бик якын, аңлаешлы икән.