Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

туган тел көненә багышланган "Тукай теле-татар теле" балалар иртәсе

  19 февраль көнне туган тел бәйрәме уңаеннан балалар иртәсе уздырылды . Чара Күпербаш авыл балалар бакчасы белән берлектә оештырылды. Бәйрәм программасы Г.Тукайның 130 еллык юбилеен күз уңында тотып төзелгән иде. Шуңа аның исеме дә "Тукай теле-татар теле" дип  нисбәт ителде. Бәйрәм барышында балалар үзләре өйрәнгән Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр, кайберләрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Мин китапханә фондында булган балалар әдәбияты китапларын тәкъдим иттем. Без аларны бергәләп карап, сөйләп чыктык. Аннары "Тукай бабай күчтәнәче" исемле слайд-презентация күрсәттем. Ул шулай ук балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килерлек итеп эшләнде. Бәйрәмебезне традицион рәвештә "Туган тел" җыры белән тәмамладык.