Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Яңа ел могҗизасы" Яңа ел бәйрәме кичәсе.

        Яңа ел -көтеп алынган бәйрәм. Балалар да,олылар да бу бәйрәмне яраталар. Яңа ел киче-бүләкле, тәмле, күңелле, тылсымлы кич. Бу елны да бәйрәм тамашасына авылыбызның яшьләре дә,олылары да бик теләп катнашты. Балалар кунак булып килгән Кыш бабайга осталыкларын күрсәттеләр, чыршы утларын кабыздылар. Яңа ел елкасын котлап матур-матур җырлар җырладылар. Төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Берсе дә Яңа ел күчтәнәчесез калмады. Мәдәният йорты залы гөрләп торды, бәйрәмебез күңелле, истәлекле булды.