Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"СПИД-куркыныч диагноз" мәгълүмат сәгате

     СПИД-бик куркыныч диагноз. Бу турыда мин катнашучыларга интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга таянып шактый күп яңалык сөйләдем. Авылыбыз фельдшеры Роза апа да көндәлек тормышта бу авыруны кисәтүче чаралар турында әйтте. Кан анализы аша бу диагнозны билгеләүләре турында сөйләде. Вакытында  күреп алынганда, андый авыруларның хәтта гомерләрен дә саклап калып булуы турында әйтте. Шуңа күрә һәрберебез сәламәт яшәргә, иммунитетыбызны даими ныгытырга, ярамаган әйберләр кулланмаска кирәге турында тагын бер кат кисәтте. Барыбыз да сәламәт булыйк!.