Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Көз гүзәле" конкурсы.

       "Көз гүзәле" бәйгесендә авылыбызның 3 яшь кызы катнашты. Алар барысы да- студентлар. Өчесе дә китапханәнең актив китап укучылары. Мәдәни чараларның барысында да бик теләп катнашалар. Бу бәйгедә дә алар үзләренең осталыкларын күрсәттелләр. Илсинә шигырләр бик ярата. Иң яратканын безгә дә сөйләп күрсәтте. Камилә "А зори здесь тихие..." әсәреннән бер өзекне яттан сөйләде. Энҗе үзенең бию осталыгы белән шаккаттырды. Бәйге конкурсларын әзерләгәндә китапханә фондындагы китапларга , интернеттагы материалларга таянып эш иттек. Кызларыбыз әдәбият, сәнгать, тарих өлкәсендә көчләрен сынадылар. Практик күнекмәләр дә башкардылар. Көз гүзәле  Тимашева Илсинә булды. Кызларыбызга матур теләкләр, уңышлар теләдек, кечкенә генә истәлек бүләкләре тапшырдык.